Лениногорск районында 970 кв.м. мәйданда рөхсәтсез карьер казыганнар. Экологлар административ эш алып бара

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җир асты биләмәсеннән лицензиясез файдалану очрагы ачыкланган. Экологлар закон бозучының гомумтаралган файдалы казылма (вак таш) чыгарып, шуны үзбушаткычка төяп маташкан чагын туры китергән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары аңлатып үткәнчә, предприятие җир асты биләмәсеннән файдалану хокукы бирүче лицензиягә ия булган-булуын, әмма гомумтаралган файдалы казылманы үзенә тәгаенләнгән биләмәдән күпкә читтә чыгарып яткан. Законсыз карьерның гомуми мәйданының 970 кв.м. тәшкил итүе, җир асты биләмәсенең 4 м тирәнлектә казылуы исәпләп чыгарылган.

Хәзерге вакытта  экологлар Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиясез генә җир асты биләмәләреннән файдалану”) буенча административ тикшерү алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International