Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары экология буенча фәнни-гамәли хезмәтләр бәйгесендә җиңгән өчен 5 меңнән 20 мең сумга кадәр акча белән бүләкләнәчәк. Бәйгене Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану проблемалары институты оештыра.
Бәйгедә катнашу өчен бер автор тарафыннан түбәндәге номинацияләрнең берсе буенча әзерләнгән проектлар кабул ителә:
- Табигать ресурсларыннан рациональ файдалану;
- Табигатьне саклау технологияләрен эшләү;
- Социаль экология.
Материаллар 2020 елның 16 мартына кадәр Anisa.Mannapova@tatar.ru һәм Olga.Artemeva1@tatar.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Бәйгене үткәрү шартлары турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән Министрлык сайтында “Конференцияләр, конкурслар, СОНКО ярдәм итү” бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/konkurs-nauchno-prakticheskih-rabot-po-ekologii.htm) танышырга була.
Лауреатларны рәсми бүләкләү тантанасында дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.