Идел суыннан алынган пробаларга анализ нәтиҗәләре мәгълүм

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Балыкчыларның социаль челтәрләрдә Тәтеш тирәсендә Иделнең кара төстәге матдә белән пычрануы турында видео таратуларын искә төшерик. 22 февральдә экологлар шул урынга барып, судан пробалар алып кайткан. Ул чагында анализлар су объектында нефть продуктларының булмавын, зыян китерү ихтималына бәйле матдәләрнең рөхсәт ителгән чик күләмнән артмавын күрсәткән. Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре, тагын да җентекләбрәк анализлау өчен, пробаны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясенә тапшырган.

     Лаборатория тикшеренүләре балыкчыларны куркуга салган кара төстәге матдәнең Melosira varians дигән суүсем (төче сулыкларда бик зур күләмнәрдә очрый һәм теләсә кайсы табигый экосистема компонентын тәшкил итә) булып торуын күрсәткән. Экологлар билгеләп үткәнчә, суүсем бик иртә – февраль ахырында ук үсә башлаган һәм сулыктагы бер урында  зур гына биомасса хасил булуга китергән. Кышның җылы килүе, боз катламының бик юка булуы, анысының да, эреп, су катламнарына яктылык үткәрүе һәм сулыкка эләгүче күп сандагы органик матдәләр әнә шундый процессны барлыкка китергән, дигән фикергә килгән экологлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International