Экокүзәтчелеккә – ярдәм. Җирле халыкның уяулыгы нәтиҗәсендә Тайсуган авылында төзелеш калдыкларыннан чүплек ясауга киртә куелган

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Табигатьне саклауга карата ваемлы, мәнле кешеләр закон бозу очрагын күреп, бу хакта шундук экологларга хәбәр иткәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары калдыклар белән законсыз эш итү өлкәсендә законсыз гамәлләргә киртә куйган. Табигатьне пычратуга битараф булмаган гражданнарыбыз Әлмәт районы Тайсуган авылы тирәсендә КамАЗ машинасының төзелеш чүп-чарын аударып ятуын фотосурәткә төшереп алган. Белгечләр калдыкларның составына анализ ясаганнан соң чүп-чарның бирегә райондагы социаль учреждениеләрнең берсендә ремонт ясаган подряд оешмасы китерү ихтималын гоманлаган. Законсыз чүплек мәйданының 70 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган.

Хәзерге вакытта Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ тикшерү алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International