Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районы Урман Кәләе урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен “Су сыйфаты көне” дигән чара үткәргән.
Экология дәресенең максаты – укучыларга суның мөһимлеген аңлату һәм аларда табигать ресурсларына карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
Балалар тикшеренүләр үткәрү өчен “Пчелка” мини-экспресс лабораториясен эшкә җиккән. Шуның ярдәмендә алар судагы хром, хлор, тимер, нитрат һәм тоз микъдарын билгеләгән.
Укучылар интерактив дәрес барышында мөһим белемнәр үзләштергән: тормышта иң зур байлык буларак, суның кыйммәтен билгеләгән, суның кайсының чиста, сәламәтлек өчен зыянсыз булуын ачыклаган, аның үзенчәлекләрен күрсәтүче тәҗрибәләр һәм экспериментлар үткәргән, су ресурсларына карата сакчыл мөнәсәбәт ысулларын кабатлаган.