Эшли башлагач ук ничек итеп әйбәт экологка әйләнергә? Бу һөнәр нинди бурычларны үз эченә ала? Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков “Экология университеты” профильле сменасы студентлары белән очрашуда шушы һәм башка шундыйрак сорауларга җавап бирде. Ул булачак экологлар белән танышып, аларга министрлыкның эшчәнлеге турында сөйләде. Чарада шулай ук, Түбән Камада экологик вәзгыятьне ничек үзгәртергә, дигән үтә җитди сорауга, чүп реформасына кагылышлы сорауларга җаваплар яңгырады.
“Бу очрашуга бик шатмын, күзләрегездә экологиягә карата чып-чын кызыксыну күрәм. Республикада әйбәт белгечләргә ихтыяҗның зур булуын билгеләп үтәсем килә. Яшьләрнең экологик үзаңы экологияне саклау һәм яхшыртуда мөһим роль уйный. Яңа планнарны тормышка ашыру өчен бик тә кулай чорга кердек. Практика узу һәм югары уку йортларын тәмамлап чыгучыларга эшкә урнашу өчен Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ишекләре ачык”, – дип билгеләп үтте табигатьне саклау ведомствосы башлыгы.
Чара “Байтик” савыктыру-мәгариф лагеренда дәвам итте. Анда Татарстанның төрле районнарыннан җыелган 50 яшь активист катнашты. Аларга “Йөзгә-йөз карашып” дигән тематик экологик мәйданчык тәкъдим ителде.