Бүген – Бөтендөнья кыргый табигать көне

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Бүген бөтен дөнья күләмендә кыргый табигатьне саклауга багышланган көн билгеләп үтелә. Экология бәйрәме һәр ел саен билгеле бер темага багышлап уздырыла. 2020 елда аның темасы – “Җирдәге тормышны саклап калу”.

Бөтендөнья кыргый табигать көнен бәйрәм итү турында карар 2013 елның 20 декабрендә БМО Генераль ассамблеясенең 68нче сессиясендә кабул ителгән. Очраклы гына сайлап алынган көн түгел бу: 1973 елның 3 мартында  Халыкара кыргый хайваннар һәм үсемлекләр белән сәүдә итү турында конвенция (СИТЕС) расланган.  Документка табигать ресурсларының сирәк объектларын законсыз аулауга һәм алар белән законсыз сәүдә итүгә каршы көрәшү максатыннан кул куелган. Бүгенгә  СИТЕСта 183 дәүләт катнаша. Чама белән хайваннарның 5,8мең төре һәм үсемлекләрнең 30 мең төре Конвенция яклавы-саклавына алынган.

Россиядә  “Экология” илкүләм проекты кысаларында биологик төрлелекне саклау белән шөгыльләнелә. Чаралар исемлеге һәм максатчан күрсәткечләр “Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү” федераль проекты паспортында чагылдырылган. Аерым алганда, программа кысаларында Татарстан Республикасында мәчеләр семьялыгына керүчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү буенча “Ак Барс” үзәген булдыру планлаштырыла. Әлеге фәнни-тикшеренү үзәге мәчеләр семьялыгына керүчеләрнең төрле төрләре буенча фәнни мәгълүматлар җыю, геннар материалы криобанкын булдыру (мәчеләр семьялыгына керүчеләрне үрчетү өчен алга таба ярдәмче репродуктив технологияләр куллану максатында), шулай ук физиологик дәрәҗәдә һәм генетика дәрәҗәсендә хайваннарның үз-үзен тотышы, адаптация һәм үзгәреш үзенчәлекләрен өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк.

 Бүгенгә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Россия Фәннәр академиясе һәм Россия Фәннәр академиясенең А.Н.Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институты (институт директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Вячеслав Рожнов), Казан (Идел буе) федераль университетының фәнни-методик ярдәмендә, мәчеләр семьялыгына керүчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү буенча “Ак Барс” үзәген булдыру концепциясе проектын эшләгән. Хәзерге вакытта концепция проекты кызыксынулы ведомстволар белән килештерү процедурасы аша уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International