Кукмара районында VIII төбәкара экология-геология фәнни-гамәли конференциясе узган

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Югары Арбаш урта мәктәбендә төбәкара конференция уздырылган. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга, ТАССР 100 ел һәм Кукмара районына 90 ел тулуга багышлап үткәрелгән. Конференция эшендә мәгариф учреждениеләре укучылары һәм укытучылар, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, Рус географик җәмгыяте вәкилләре катнашкан. Чарада катнашу өчен республика районнары һәм шәһәрләреннән, шулай ук Киров өлкәсеннән 400ләп хезмәт кабул ителгән.  Индивидуаль тикшеренү һәм иҗат проектлары түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнгән:

1. Табигый ядкәрләр.

2. Экология-биология проблемалары һәм кеше сәламәтлеге.

3. Табигатьне саклауга безнең өлеш.

4. Безнең төбәгебезнең хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы.

5. “Экологик остаханә” бәйгесе.

6. “Чикләресез иҗат” бәйгесе.

7. “Минем туган ягым” шигырь бәйгесе.
Конференция йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән төгәлләнгән. Иң яхшы хезмәтләр  өчен Мактау грамоталары тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International