Фестиваль 24 февральдән 12 мартка кадәр үткәрелә, хезмәтләр 6 мартка кадәр кабул ителә. “Яшел дөнья-2020”шәһәр социаль-экологик реклама бәйгесенә иҗтимагый экологик хәрәкәтләрдә катнашучы балалар һәм яшьләр чакырыла. Бәйгене оештыручы – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе ярдәмендә, “Орион” Яшьләр үзәге” муниципаль автоном учреждениесе, Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе.
Бәйгедә катнашу өчен түбәндәге номинацияләр буенча sagu20@mail.ru почтасы аша гариза язып җибәрергә кирәк:
- экологик темага театрлаштырылган тамаша;
- экологик темага видеролик;
- экологик темага фотосурәт;
- экологик темага агитация плакаты;
- экологик темага шигырь.
Фестивальгә 11 һәм 12 март көннәрендә Чаллы шәһәре “Орион” яшьләр үзәгендә йомгак ясалачак.