Казанның Совет районында төзелеш чүп-чарыннан торган гектарларча мәйданда чүплек ясап куйганнар

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Агач калдыклары, бетон һәм кирпеч ватыклары. Казан шәһәре Совет районындагы Хезмәт проездында 2 гектар мәйданда чүплек  ясап куйганнар. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә шул тирәдә яшәүчеләр хәбәр иткән. Экологлар,  “Росреестр” Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре белән берлектә, чүплекнең төгәл урынын билгеләү һәм аны тикшерү өчен шунда барып кайткан.

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары ачыкланган факт буенча административ тикшерү алып бара. Җир кишәрлеге милекчесе төзелеш калдыкларыннан чүплек ясаган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ җаваплылыкка тартылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International