“Чиста булачак” яшьләр хәрәкәте активистлары әнә шундый акцияне башлап җибәргән. Алар 2 марттан 31 мартка кадәр Татарстан Республикасының барлык шәһәрләре һәм районнарында экология-агарту чаралары үткәрәчәк. Шулай итеп, мәктәп укучылары һәм студентлар тематик дәресләрдә, мастер-класслар һәм экологик семинарларда катнашачак.
“Бүгенге дөньяда экологик вәзгыятьне яхшырту өчен җәмгыятебездә экологик культураны үстерергә кирәк. Киләчәгебез – яшь буын кулында, шуңа күрә балаларга инде мәктәп эскәмиясеннән үк экологик аңны сеңдерергә кирәк. Балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар, мәктәп укучылары һәм студентлар белән үткәрелүче дәресләр барышында без кешенең табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәтен һәм планетабызның торышына һәркайсыбызның шәхсән җаваплылыгын игътибар үзәгенә алабыз”, – ди Татарстан Республикасы “Чиста булсын” яшьләр экологик хәрәкәтенең республика штабы методисты Эльвина Гатиятуллина.
14 яшьтән зуррак теләсә кем (әлбәттә инде, теләгендә булса гына) үзенең уку йортында экология дәресе яки тематик мастер-класс үткәрә ала. Моның өчен 23 мартка кадәр https://clck.ru/MHs59 сылтамасы аша шәхсән теркәлергә кирәк.