Министрлыкның Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, гражданнар мөрәҗәгате буенча, Тоншерма торак пункты читендә, биналарны сүтү һәм агач калдыкларыннан барлыкка килгән калдык урыны булуын ачыклаган. Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы 150 кв.метр тәшкил итә, аның күләме – 27 куб.метр.
Блиц-турнирда ярышканнар, Россиянең су байлыклары турында фильм караганнар. ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Минзәлә районының Кадрәк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына ачык дәрес үткәргән.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Анатолий Шлычков рәислегендә Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булып узды. Киңәшмәдә галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм ведомство хезмәткәрләре катнашты.
Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсенә гражданнардан Казан шәһәренең 3нче станциясе урамы буенча төзелеш һәм ремонт калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру турында мөрәҗәгать алынган.
Шундый исем белән Кукмарада IX төбәкара экологик-географик фәнни-гамәли конференция булып узган. Чара Югары Арбаш урта мәктәбендә узган.
Исегезгә төшерәбез, узган елның язында, «Мөслим-Актаныш» автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, нефть ташучы автоцистерна әйләнеп капланган иде. Аның эчендәге нефть юл буе полосасына агып, яңгыр сулары белән Бикмәс елгасына (Казансу елгасының уң кушылдыгына) эләккән.
Исегезгә төшерәбез, балалар өчен экологик рәсем республика конкурсы 1 мартта башланып киткән иде. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Мәскәү районының «Гармония» 20 нче гимназиясе укучылары экология иленә – мавыктыргыч сәяхәткә кузгалган. Министрлыкның Үзәк территориаль идарә хезмәткәрләре балалар өчен «Әйләнә-тирә мохит. Табигать турында белемнәр» дигән темага дәрес уздырган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Авиатөзелеш районының 62 нче урта гомумбелем мәктәбендә калдыкларны аралап җыю һәм тагын бер кат куллану турында дәрес уздырган.
Бүген Мәскәүдә «Сколково» инновация үзәгенеж технопаркында «Чиста ил» II Халыкара форум-күргәзмәсе бара, анда «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре күтәрелә.