«Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән балалар рәсем конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Кушылыгыз!

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, балалар өчен экологик рәсем республика конкурсы 1 мартта башланып киткән иде. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Конкурс укучыларны патриотик тәрбияләү, экологик белемнәрне пропагандалау, экологик культура дәрәҗәсен күтәрү, экологик җаваплы гражданнар үстерү, иҗади сәләтләр формалаштыру һәм үз фикерләреңне рәсем аша дөрес һәм кызыклы итеп белдерү максатында үткәрелә. Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.

Анда катнашу өчен мәктәпкәчә яшьтәге балалар (3 яшьтән алып) һәм гомуми белем бирү оешмалары укучылары (1-11 сыйныфлар) чакырыла. Бәяләү түбәндәге яшь төркемнәре буенча үткәрелә:

1 төркем – мәктәпкәчә яшьтәге балалар (3 яшьтән 6 яшькә кадәр);

2 төркем – башлангыч мәктәп укучылары (1-4 сыйныф);

3 төркем – 5-8 сыйныф укучылары;

4 төркем – 9-11 сыйныф укучылары.

Конкурска кәгазьдә рәсем ясау өчен теләсә нинди техника һәм чаралар (төсле карандашлар, буяулар, балавызлы акбурлар һ.б.) ярдәмендә ясалган рәсемнәр (А3/А4 форматы) кабул ителә.

Коллажлар һәм аппликацияләр рәвешендә башкарылган эшләр, шулай ук график модельләштерү һәм тулысынча яки өлешчә дизайн программаларын кулланып башкарылган эшләр кабул ителми.

Эшләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә:

- башкарылган эшләрнең сыйфаты һәм бизәлеше;

- иҗади якын килү;

- тәкъдим ителгән эшләрнең конкурс тематикасына туры килүе.

Рәсемнәр 30 апреляьгә кадәр бары тик турыдан-туры кабул ителә яки аларны почта аша җибәрергә кирәк: Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75, 108 кабинет. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 267-68-11. Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, ә барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак. Уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International