Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре һәм Аналитик контрольлек буенча махсус инспекция белгечләре, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР идарәсе вәкилләре белән берлектә, Казан шәһәренең Түбән Кабан күлендә кислород балансын торгызу буенча экологик акция үткәргән.
Бүген «Татарстан-24» телеканалында, 12:30 сәгатьтә «Чистый Татарстан» тапшыруы булачак. Студия кунагы – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – табигать саклау буенча Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында журналистлар катнашында «Татарстан Республикасында язгы ташу чорында хезмәт күрсәтү оешмаларының әзерлеге турында» темасына Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.
Экологиядә булган проблемаларны балаларга ничек итеп гади һәм аңлаешлы телдә сөйләргә? Кызыклы экологик дәресләр үткәрергә! Ecowiki.ru порталы һәм РФ Мәгърифәт министрлыгы ярдәме белән эшчәнлек алып бара торган «Экокласс.рф» гомумроссия программасы «Экоагартучылар көрәше» бөтенроссия акциясен үткәрә башлавы турында игълан иткән.
1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык башлана. Бүген торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына күчүгә әзерлек турында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров сөйләде. Чара Кама буе, Кама аръягы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Ык буе территориаль идарәләрендә узды.
Изомер полипропилен җитештерү буенча зур торба җайланмаларыннан башлап полистирол җитештерүнең технологик линиясенә кадәр. «PRoЭКо» фәнни проектында катнашучылар, Казан һәм Түбән Кама шәһәре студентлары һәм укучылары, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ сәнәгать объектларында булганнар.
Хөрмәтле гидрометеорология хезмәткәрләре!
Күзәтергә, анализларга, кисәтергә һәм тикшерергә – бу Сез компетентлы һәм оператив рәвештә башкара торган бурычлар. Болар белән берлектә, тирән белемнәрегез, осталык, эшкә бирелгәнлек, төгәллек, җайга салынган эш һәм җаваплы мөнәсәбәт барлык уңышларыгызның һәм казанышларыгызның нигезе булды һәм шулай булып калачак та.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, гражданнар мөрәҗәгате буенча, Совет районының Константиновка торак биләмәсенә барганнар.
«Җир сәгате» — халыкара символик акция, аның барышында экологлар планетаның киләчәгенә битараф булмау билгесе итеп, утны һәм көнкүреш электр приборларын 1 сәгатькә сүндерергә өнди.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 676 мөрәҗәгать алынган.
Шуларның 3 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.