«Су – җирдә яшәү нигезе». Минзәлә районында экологик чара үткәрелгән

2021 елның 19 марты, җомга

Блиц-турнирда ярышканнар, Россиянең су байлыклары турында фильм караганнар. ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Минзәлә районының Кадрәк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына ачык дәрес үткәргән. Чара барышында балалар шулай ук «Чиста су» темасына дискуссиядә катнашканнар һәм сорауларга актив җавап биргәннәр. Дәрес ахырында укучылар суга сакчыл карарга һәм аны киләчәк буыннар өчен сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килгән. «Безгә балаларга табигатькә мәхәббәт тәрбияләү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау кирәклеге турында җиткерү мөһим», – дип билгели Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International