ТР Экология министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булды

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Анатолий Шлычков рәислегендә Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булып узды. Киңәшмәдә галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм ведомство хезмәткәрләре катнашты.

Чара кысаларында 2021 елда норматив хокукый актларны эшләү, Министрлык эшчәнлегенең монополиягә каршы законнар таләпләренә туры килү-килмәвен эчке тәэмин итү системасының эшчәнлеге һәм экологик белем бирү, тәрбия һәм агарту өлкәсендәге эш йомгаклары турында ведомство хезмәткәрләренең докладлары тыңланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International