Казанда экологлар футбол кыры зурлыгында зур чүплек булуын ачыклаган

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсенә гражданнардан Казан шәһәренең 3нче станциясе урамы буенча төзелеш һәм ремонт калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру турында мөрәҗәгать алынган. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә инспекторлар мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча барганнар. Территорияне экологик тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозу очрагы расланган. ТР буенча Росреестр идарәсе мәгълүматларына караганда, әлеге җир муниципаль милектә тора. Чүпләнгән территориянең гомуми мәйданы 5430 кв.метр тәшкил итә, аның күләме – 8150 куб.м.

Юридик затка затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ беркетмә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International