«Чүп-чар, һичшиксез, бүлеп җыюны таләп итә»! Казан шәһәренең 62 мәктәбендә экологик белемлелек дәресе үткәрелгән

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Авиатөзелеш районының 62 нче урта гомумбелем мәктәбендә калдыкларны аралап җыю һәм тагын бер кат куллану турында дәрес уздырган. Балаларга калдыкларны аерым җыюның куркыныч, пычрак (утильләштерүгә) һәм чиста (эшкәртүгә) өлешләргә бүленүе турында аңлатканнар. «Чүп-чарны аерым җыюны оештырып, без экологик хәлне яхшыртуга ярдәм итәбез. Чөнки калдыклар икенчел кулланылырга мөмкин», – дип искәртеп узган Үзәк территориаль идарәсе белгечләре. Дәрес барышында укучылар сорауларга актив җавап биргән, практик биремнәр чишкән, эколог көндәлеген тутырган, экология өлкәсендә үз белемнәре белән уртаклашканнар – шул рәвешле калдыкларда гадәти чүп түгел, ә эшкәртү чималын күрергә өйрәнгәннәр һәм аерым җыюның файдасы турында нәтиҗә ясаганнар. «Безнең төп бурыч – балаларга калдыкларны җиңел һәм һәркем файдалана алырлык итеп бүлүне өйрәтү һәм күрсәтү. Алар әйләнә-тирә мохит турында белемнәрне ныгыту буенча практик эшләрне зур кызыксыну белән башкара һәм алган күнекмәләрне көндәлек тормышта шатланып куллана», – дип аңлаткан мәгариф учреждениесе педагоглары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International