Карар экологлар файдасына кабул ителгән. «Транс-Сервис» ҖЧҖ табигатькә китерелгән зыянны каплаячак

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, узган елның язында, «Мөслим-Актаныш» автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, нефть ташучы автоцистерна әйләнеп капланган иде. Аның эчендәге нефть юл буе полосасына агып, яңгыр сулары белән Бикмәс елгасына (Казансу елгасының уң кушылдыгына) эләккән. Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсенең Аналитик контрольлек буенча махсус инспекциясе белгечләре пычранган су һәм туфрак пробалары алганнар. Су анализы нәтиҗәләре буенча нефть продуктлары буенча рөхсәт ителгән концентрацияләрнең 4 тапкыр артуы ачыкланган. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Су объектларын саклауга карата таләпләрне аларның пычрануына, чүпләнүенә һәм (яки) арыгуына китерерү ихтималлыгы белән бозу» дигән 8.13 статьясының 4 өлеше нигезендә 50 мең сумлык административ җәзадан тыш, «Транс-Сервис» ҖЧҖ карата 438 мең сумлык китерелгән зыянны каплау турында шикаять тә белдерелгән булган, оешма әлеге җәзаны үтәүдән баш тарткан.

Зыян суммасы белән килешмичә, гаепле зат Пермь шәһәренең Дзержинский район судына мөрәҗәгать иткән. Суд карары буенча вазыйфаи заттан зыян суммасын түләттерү турында карар чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International