«Табигатьне саклау – һәркемнең бурычы!» Үзәк территориаль идарә белгечләре Казан шәһәренең беренче сыйныф укучылары өчен экология дәресе үткәргән

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Мәскәү районының «Гармония» 20 нче гимназиясе укучылары экология иленә – мавыктыргыч сәяхәткә кузгалган. Министрлыкның Үзәк территориаль идарә хезмәткәрләре балалар өчен «Әйләнә-тирә мохит. Табигать турында белемнәр» дигән темага дәрес уздырган. Балаларга су, һава һәм туфракның үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр, шулай ук әкият формасында табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатканнар. Дәрес барышында балалар су һәм һава белән тәҗрибәләр ясаганнар, викторина уйнаганнар һәм табышмаклар чишкәннәр. «Балалар белән әйләнә-тирәлеккә мәхәббәт тәрбияләү буенча профилактик эш аерым әһәмияткә ия. Мондый дәресләр үткәргәннән соң балаларда табигатькә сакчыл караш формалаша һәм аның чисталыгын саклау өчен җаваплылык барлыкка килә», – дип билгеләп үтте Үзәк территориаль идарә белгече Һиндия Галиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International