«Эзләнү һәм иҗат аша – камиллеккә»

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Шундый исем белән Кукмарада IX төбәкара экологик-географик фәнни-гамәли конференция булып узган. Чара Югары Арбаш урта мәктәбендә узган. Оештыручылар – ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе, Кукмара районы Мәгариф идарәсе, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге, ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, «Галактика» балалар экология-биология үзәге. Комиссиягә, карау өчен, республика шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Киров өлкәсеннән 450 эш кабул ителгән.

Конференция барышында укучылар һәм педагоглар видеоконференцэлемтә аша «Табигать һәйкәлләре», «Экологик-биологик проблемалар һәм кешенең сәламәтлеге», «Табигатьне саклауда безнең өлеш» һәм «Туган ягымның танылган кешеләре» юнәлешләре буенча тикшеренү эшләрен тәкъдим иткәннәр. Шулай ук «Экологик остаханә» һәм «Чикләрсез иҗат» дигән кул эшләнмәләре күргәзмәсе дә оештырылган, ул экологик тематикага, шулай ук Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән билгеләп үтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International