Бүген Мәскәүдә «Сколково» инновация үзәгенеж технопаркында «Чиста ил» II Халыкара форум-күргәзмәсе бара, анда «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре күтәрелә. Форумда 300ләп спикер, федераль министрлыклар һәм агентлыклар җитәкчеләре, губернаторлар, алдынгы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, табигать саклау технологияләрен эшләүчеләр, техника җитештерүчеләр, экология өлкәсендә дөнья экспертлары һәм танылган җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясаячак. Татарстан Республикасыннан чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов катнаша. «Россия суы: киләчәкнең төп ресурсын саклап» блогында ул Министрлыкның су мөнәсәбәтләре өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләячәк. Секциянең көн тәртибендә су ресурсларын саклау, ярларны чистарту, гражданнарда суга сакчыл караш идеяләрен алга этәрү, шул исәптән елгаларны чистарту һәм агынтыларны чистарту буенча яңа технология мәсьәләләре турында фикер алышыначак.
«Чиста ил» форум-күргәзмәсе – Россиядә 2020-2021 елларда «Экология» илкүләм проектының барлык юнәлешләрен тормышка ашыруга багышланган иң зур чара. Конференция ел саен үткәрелә һәм традицион рәвештә аңа илебез бизнесы һәм хакимият органнары вәкилләре генә түгел, ә иҗтимагый экологик берләшмәләр дә зур кызыксыну белдерә.
Өч көн дәвамында күргәзмә дә эшләячәк, анда кунаклар барлык юнәлешләр буенча да илкүләм проектны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган технологияләр өлкәсендәге иң яңа эшләнмәләр турында белә алачак, алар каты коммуналь калдыклар, сәнәгать калдыклары белән эш итү, саф һава, су, урман, биологик төрлелекне саклау һәм тыюлыкларда экологик туризмны үстерү өлкәләрен үз эченә ала.