Экологлар Тәтеш районында санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклаган

2021 елның 19 марты, җомга

Министрлыкның Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, гражданнар мөрәҗәгате буенча, Тоншерма торак пункты читендә, биналарны сүтү һәм агач калдыкларыннан барлыкка килгән калдык урыны булуын ачыклаган. Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы 150 кв.метр тәшкил итә, аның күләме – 27 куб.метр.

Әлеге факт буенча территорияне тикшерү акты төзелгән. Тәтеш муниципаль районы Келәш авыл җирлеге башлыгы адресына ачыкланган бозуларны ике айда бетерү срогы белән, чаралар күрү турында күрсәтмә бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International