ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

«Табигатьне бергәләп саклыйк» – Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кече Бөгелмә урта мәктәбе укучыларына үткәргән экологик дәрес темасы.

Ел башыннан бирле Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 601 мөрәҗәгать алынган.


12
март, 2021 ел
җомга

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Зәй районының Якты Күл торак пункты янында рейд барышында законсыз казу урыннарын ачыклаган. Инспекторлар ачыклаганча, физик затлар тарафыннан кара металл ватыкларын табу өчен җир казу эшләре оештырылган.

Әлмәт шәһәренең «Нур» татар телендә белем бирүче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары су, һава, туфракны анализлап, шулай ук яшелчәләрдә һәм җиләк-җимешләрдә нитратлар микъдарын мөстәкыйль билгели алачак.

Республика конкурсларын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге оештыра.


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Икенчел эшкәртелергә тиешле чимал төрләре һәм пластик савытлар турында белгәннәр, аларны катыргы һәм кәгазьдән эшләнмәләр белән алыштырырга мөмкин икән бит. Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре катнашында «Без табигатькә булышабыз» дигән темага экодәрес үткәргәннәр.

«Яшел өчпочмак» экологик кейс-чемпионатында катнашу өчен заявка компаниясе ачылган. Чара 2021 елның 18 мартында Казан шәһәренең IT-парк базасында узачак. Оештыручылар – Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, шулай ук Казан милли тикшеренү технология университеты студентлары һәм аспирантлары волонтерлык корпусы һәм фәнни-технологик җәмгыяте.


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары планлы рейд барышында Әлмәт шәһәренең металл базасы территориясендә кара һәм төсле металл калдыкларын яндыру фактын ачыклаган.

«Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, «PRоЭКо» социаль әһәмиятле проектын тормышка ашыра. Аның максаты – мәктәп укучылары һәм студент яшьләр арасында экология өлкәсендәге фәнни эшчәнлекне популярлаштыру.


9
март, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы социаль әһәмиятле проект оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International