«Эковесна2021» республика акциясе старт алган көнне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, «Татармультфильм» иҗат берләшмәсе һәм Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлекчәсе вәкилләре белән берлектә, Казан шәһәренең 4 нче гимназиясендә 1 нче сыйныф укучылары янында кунакта булдылар.
Ачык ишекләр көнендә якынча 80 укучы катнашты, калганнар өчен Zoom платформасы аша чарада катнашу мөмкинлеге бар иде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан «Эковесна2021» дигән республика акциясен башлап җибәрү кысаларында Instagram-конкурсына старт бирелде. 1 апрельдән 20 апрельгә кадәр социаль челтәрдән файдаланучыларга түбәндәге номинацияләр буенча фотографияләр һәм видеолар урнаштырырга тәкъдим ителә:
Конкурсны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге оештырды.
Чаллыда яшәүче кешеләр Тизлек урамындагы бер сәнәгать базасыннан чыккан чүпләргә һәм пластмасса исеннән зарланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары табигать саклау өлкәсендә закон бозу очраклары булуын раслаган.
Биектау районы Дөбъяз авылының «Гөлчәчәк» балалар бакчасында «Планетаны чүп-чардан чистартыйк» дигән темага чара узган. Балалар һәм өлкәнрәкләр йорт калдыкларын ничек дөрес сортларга аерырга, табигатьтә калдырылган чүпнең әйләнә-тирә мохиткә ни белән янарга мөмкин булуы һәм ничек итеп чын экосакчы булырга кирәклеге турында сөйләгәннәр. Шул ук вакытта балалар шигырьләр сөйләгән, җырлар җырлаган һәм бию номерлары күрсәткән.
Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә эшчәнлек алып баручы 11 төзелеш оешмасы намуссыз транспорт компаниясе корбаны булган. Шәхси затлар – камазчылар хезмәтеннән файдаланып, барлык калдыкларны Лениногорск районының Писмән авыл җирлеге территориясендә, туфракка ташлаганнар. Законсыз чүплекләрнең гомуми мәйданы 3900 кв. метр тәшкил итә, закон бозу очраклары узган елда ук ачыкланган.
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Александр Шадриков торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык һәм традицион «ЭКОВЕСНА2021» республика акциясенең башлануы турында сөйләде.
Бүген Бурятия һәм Татарстанның табигать саклау структуралары вәкилләре экология өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Бурятия Республикасы табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Матвеев катнашында читтән торып форматында узды.
Әлмәт районында экологлар Болгар елгасының су саклау зонасында закон бозуларга чик куйган. Рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан елга үзәне үзгәртүгә китергән зур чокыр булуы ачыкланган.