Республикада #эковесна2021 старт алды: акциядә ничек катнашырга икәнлеге турында тулырак аңлатыйк

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан «Эковесна2021» дигән республика акциясен башлап җибәрү кысаларында Instagram-конкурсына старт бирелде. 1 апрельдән 20 апрельгә кадәр социаль челтәрдән файдаланучыларга түбәндәге номинацияләр буенча фотографияләр һәм видеолар урнаштырырга тәкъдим ителә:

- «Эко талантлар». Видеофрагментта катнашучылар шигырьләр укый, бирелгән экологик тематика кысаларында җырлар җырлый, акробатик этюдлар башкара, бии һәм экологик яшәү рәвешен пропагандалый.  Бу – сыерчык оялары ясау, кече архитектура формалары булдыру, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, экологик челленджлар, макулатура җыю һ.б. чаралар булырга мөмкин.

- «Буыннан-буынга». Буыннар дәвамчанлыгын чагылдыручы экологик акцияләр һәм башка чаралар.

- «Тематик видео» – «Эковесна2021» республика конкурсы кысаларында үткәрелгән чараның видеофрагменты. Роликта 1-5 кеше катнаша ала.

- «Массакүләм өмә» – 10нан артык кеше катнашкан чара. Мөмкин булган акцияләр: флэшмоблар, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сакчыл карашка юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

Мәкаләдә #эковесна2021 #минэкологиирт хэштегларын күрсәтү мәҗбүри. Катнашучының профиле ачык булырга тиеш. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү Үзәк өмә кысаларында узачак.

«Эковесна2021» кысаларында шулай ук ТР гомуми белем бирү оешмаларында файдаланылган батарейкаларны җыю акциясе дә дәвам итәчәк. «Эковесна2021» тантаналы чарасында йомгак ясау планлаштырылган.

Өстәмә мәгълүмат өчен ТР Экология министрлыгы сайтында һәм Instagram @ministerstvo_ecologiirt битендә яңалыкларны күзәтеп торыгыз яки 8(843) 267-68-11 телефоны буенча шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International