Әлмәт районында яшәүчене елга үзәнен үзгәртүдә тоткарлаганнар

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Әлмәт районында экологлар Болгар елгасының су саклау зонасында закон бозуларга чик куйган. Рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан елга үзәне үзгәртүгә китергән зур чокыр булуы ачыкланган. 100 куб.м күләмендә туфракның уңдырышлы катламын үз белдеге белән салдырып һәм башка урынга күчереп, хокук бозучы 600 кв.м. яр буе полосасын бозган. Ачыкланган хокук бозу факты буенча физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Су объектының яр буе саклау полосасын, су объектының су саклау зонасын хуҗалык һәм башка эшчәнлек чикләүләрен бозып куллану» дигән 8.42 ст. 1 өлеше, «Су объектын үзирекле тәртиптә биләп алу яки билгеләнгән шартларны бозып файдалану» дигән 7.6 ст., «Туфракның уңдырышлы катламын үзирекле тәртиптә салдырып алу яки бер урыннан икенче урынга күчерү» дигән 8.6 ст. 1 өлеше буенча административ беркетмәләр төзелгән. Ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International