ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре Алексеевск ш.т.п. территориясен тикшергән. Мониторинг барышында 200 кв. метр мәйданлы полигон янындагы территориянең каты көнкүреш калдыклары белән чүпләнүе ачыкланган, аның күләме 30 куб. метр тәшкил итә.

14 майдан 16 майга кадәр Казанда Германия һәм Россия экспертлары катнашында экология, инклюзия һәм каршылыксыз тирәлек темасына тотрыклы үсеш һәм шәһәр активлыгы фестивале узачак. Оештыручылар – Германия Федератив Республикасы илчелеге, Гете-Институт һәм Россия-Германия Тышкы сәүдә палатасы.

Нәрсә ул экологик тигезлек һәм ул нәрсәгә бәйле. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгече Гөлия Садретдинова Буа шәһәренең М.М.Вахитов исемендәге гимназия укучыларына тере организмнарның тотрыклылыгы турында сөйләгән.

Узган ял көннәрендә Әлмәт районында «Орленок» балаларны савыктыру лагере янында аварияле рәвештә нефть продуктларын агызу очрагы теркәлгән. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Россия ГТХМ ТР идарәсе, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ һәм Росприроднадзорның ТР идарәсе вәкилләре белән берлектә, әлеге урынга чыккан.


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Бөтенроссия конкурсының XVIII сезоны – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе, ул Россиядә фән һәм технологияләр елына һәм кешенең космоска беренче очуына 60 ел тулуга багышланган. Конкурсның идеясе – яшь буынның потенциалын Россия төбәкләре, шәһәрләре һәм авылларының социаль-икътисадый үсешенең кискен мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Азнакай шәһәренең 5нче балалар бакчасында «Карга боткасы» татар халык йоласы үткәрелгән. Чарада балалар ярышлар оештырган, үзләренең осталыкларын һәм талантларын күрсәткәннәр, кошлар турында шигырьләр сөйләп, милли җырлар һәм биюләр башкарганнар, әйлән-бәйлән уйнаганнар.

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 814 мөрәҗәгать алынган.

Шуларның 4 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.


2
апрель, 2021 ел
җомга

Экологик мониторинг кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районы Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогында урнашкан элеккеге кирпеч заводы территориясендә рөхсәтсез рәвештә кар урнаштыру фактына тап булганнар.

Казан шәһәренең Совет районында, Беркутов урамы буенча төзелеш һәм ремонт эшләреннән калдыклар җыелган урынга тап булганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International