ТР Экология министрлыгы республика югары уку йортлары студентлары өчен үз ишекләрен ачты

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Ачык ишекләр көнендә якынча 80 укучы катнашты, калганнар өчен Zoom платформасы аша чарада катнашу мөмкинлеге бар иде.

Студентларны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, ведомство хезмәттәшлеккә һәрвакыт әзер һәм егет-кызларны эш практикасын узу өчен көтеп кала. Структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре балаларны идарәләрнең эшчәнлеге белән таныштырды, ведомствоның структурасы, җир асты байлыкларыннан файдалану, судан файдалану, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм мониторинг, күзәтчелек эшчәнлеге һәм экологик агарту өлкәсендәге эшчәнлек турында сөйләделәр. Күчмә экологик лаборатория һәм атмосфера һавасы пычрануга автоматик контроль станциясенең эш принцибы күрсәтелде.

Бүген Чистайда Г.И.Усманов исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен Идел-Кама махсус аналитик контрольлек инспекциясе лабораторияләре буйлап экскурсия үткәрелде. Экологлар лаборатор савыт-саба һәм күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында атмосфера һавасына һәм суга анализ ясый торган приборларны күрсәттеләр. А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ университетында белем алучылар – техносфера куркынычсызлыгы буенча булачак инженерлар ТР Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәнең дәүләт инспекторлары белән аралашып, эколабораторияне карау мөмкинлегенә ия булды. 

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология министрлыгы белән республиканың 7 югары уку йорты арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Килешүләрне гамәлгә ашыру кысаларында проектлар, экологик акцияләр һ.б. бергәләп тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International