Ел башыннан бирле Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 731 мөрәҗәгать алынган.
Шуларның 4 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
«Җир сәгате» — халыкара символик акция, аның барышында экологлар планетаның киләчәгенә битараф булмау билгесе итеп, утны һәм көнкүреш электр приборларын 1 сәгатькә сүндерергә өнди.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.
Бүген Буа шәһәрендә һәм Теләче авылында узган зона киңәшмәсендә санитар-экологик икеайлык кысаларындагы эш турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы 1 апрельдән 15 майга кадәр республика балалары һәм яшьләре өчен конкурс оештыра.
Су ресурслары федераль агентлыгы белән видеоконференцэлемтә форматында узган ведомствоара эшче төркем утырышында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча фикер алыштылар.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Министрлык тарафыннан Чистай һәм Биектау авылларында зона киңәшмәләре үткәрелде.
Татарстан Республикасы Арбитраж суды Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең әйләнә-тирә мохиткә 2 470 248 сум күләмендә китерелгән зыянны түләттерү турындагы дәгъвасын канәгатьләндергән.
«Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында география укытучысының осталыгын арттыру» - шундый исем белән Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге һәм КФУның География һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы география укытучыларының республика семинары үткәрелде.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары экологик рейд барышында табигать саклау законнарын бозуның 526 очрагын теркәгән. Алар арасында Казанның Совет, Киров һәм Мәскәү районнары территорияләрендәге эре чүплекләрне атарга мөмкин.