Яр Чаллының җитештерү базасында һаваны саклау һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Чаллыда яшәүче кешеләр Тизлек урамындагы бер сәнәгать базасыннан чыккан чүпләргә һәм пластмасса исеннән зарланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары табигать саклау өлкәсендә закон бозу очраклары булуын раслаган. Калдыкларны, аерым алганда, полиэтилен пленка, кәгазь тара, пластмасса җыю һәм вакытлыча саклау таләпләрен үтәмәү, каты көнкүреш калдыкларына паспортлар булмавы ачыкланган. Моннан тыш, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объект, гариза булмау сәбәпле, дәүләт исәбенә дә куелмаган, атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруга инвентаризация үткәрелмәгән, ә җитештерү контроле тулы күләмдә башкарылмый икән. Әлеге фактлар буенча юридик һәм вазыйфаи затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1, 9 өлеше, 8.1 ст., 8.46 ст. буенча беркетмәләр төзелгән, шулай ук административ хокук бозуга китергән сәбәпчеләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән. Штрафның гомуми суммасы 110 мең сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International