Бурятия коллегалары Татарстан экологлары тәҗрибәсен үзләштерә

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Бүген Бурятия һәм Татарстанның табигать саклау структуралары вәкилләре экология өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Бурятия Республикасы табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Матвеев катнашында читтән торып форматында узды. Коллегаларының кызыксындырган сорауларына шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР  Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре җавап бирде.  

«Сездә бай тәҗрибә бар, потенциалыгыз зур һәм сездән өйрәнәсе нәрсәләр күп, – дип билгеләп үтте Бурятия министры. – Татарстан Республикасында Бурятия Республикасында безгә ышанып тапшырылган юнәлешләрне югары дәрәҗәдә арттырасы килә».

Татарстан экологлары җир асты байлыкларыннан файдалану үзенчәлекләре, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге эшчәнлек, Министрлык эшендә геомәгълүмат системаларын куллану турында сөйләде. Коллегаларны, аерым алганда, электрон мәйданчыкта җир асты байлыклары участокларыннан файдалану хокукына аукционнар үткәрү, БДАМС «Җир асты байлыклары» сынау проектын эшләү һәм «ТР Экологик картасы» ДМС куллану тәҗрибәсе кызыксындырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International