Александр Шадриков: «Безгә барысын да тәртипкә китерергә кирәк. Бергәләп моны бик тиз эшләргә була»

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Александр Шадриков торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык һәм традицион «ЭКОВЕСНА2021» республика акциясенең башлануы турында сөйләде.

Үз чыгышында табигать саклау ведомствосы башлыгы республиканың бай табигать мирасы булуын билгеләп үтте: 1 млн.гектардан артык урманнар, 500 мең га махсус сакланыла торган табигать территорияләре, 36 мең су объекты. «Бу безгә ял итү өчен уңайлы шартлар тудыра. Сүз дә юк, кешенең даими яшәү урыннарында – шәһәрләрдә һәм авылларда уңайлы булырга тиеш. Көн саен без 40 мең км озынлыкта тармаклы юл челтәре буйлап хәрәкәт итәбез. Болар барысы да – безнең уртак йортыбыз, без анда чисталык сакларга тиеш», – дип мөрәҗәгать итте Александр Шадриков республика халкына.  

Ул ассызыклаганча, табигатьне саклауга юнәлтелгән чараларны үткәргәндә фикердәшләр – халык, волонтерлар һәм иҗтимагый оешмалар активистларының ярдәм итүе бик мөһим. Активлык өчен акциядә катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Исегезгә төшерәбез, конкурс ике этапта үткәрелә: район (1 апрельдән 14 майга кадәр) һәм республика (15 майдан 31 майга кадәр) дәрәҗәсендә. Экоакция нәтиҗәләре буенча иң яхшы балалар бакчасы, мәктәп, гаилә, предприятие, муниципаль берәмлек билгеләнәчәк, шулай ук быел беренче тапкыр иң яхшы экоишегалды номинациясе дә кертелде. Район һәм республика этапларында җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк, алар арасында – аккустика колонкалары, химик һәм туристик җыелмалар, теннис өстәле, уен модуле. Иң яхшы экогаиләгә Кырымга сәфәр биреләчәк. Конкурс турында тулырак мәгълүмат 1 апрельдә Министрлык сайтында урнаштырылачак.

Югары, урта махсус уку йортлары студентлары да әлеге эшкә зур өлеш кертә. Иң активларны бүләкләү максатында «Халык контроле» мәгълүмат хезмәте базасында калдыкларны законсыз урнаштыру фактларын фотофиксацияләү буенча акция үткәрелә. Быелгы «ЭКОВЕСНА» сезонының яңалыгы Мега, Леруа Мерлен һәм Иннокам тарафыннан гамәлгә ашырыла торган республика вузлары тулай торакларында калдыкларны аерым җыю буенча конкурс булачак.

«Агымдагы елда куркынычлыкның I һәм II классындагы калдыклар белән эш иткәндә куркынычсызлык таләпләрен үтәү өлешендә күп эшләр башкарасы бар, чөнки 2022 елда шундый калдыклар белән эш итү өлкәсендә законнарның яңа таләпләре үз көченә керә, – дип хәбәр итте министр. – Икеайлык барышында куркынычлылыкның I һәм II классындагы калдыклар белән эш иткәндә закон бозу очракларына аерым игътибар биреләчәк». Александр Шадриков шулай ук республика Хөкүмәте һәм «Федераль экологик оператор» арасында төзелгән килешү кысаларында терекөмешле калдыкларны аерым туплау һәм җыю өчен шартлар булдыру, I һәм II класслы куркыныч калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту системасына тест үткәрү эше дәвам итәчәк, дип искәртте.      

Моннан тыш, икеайлык чорында Роспотребнадзорның ТР идарәсе тарафыннан контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү һәм карап тотуга, каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгаруга, җитештерү калдыклары белән эш итүгә, гомуми файдаланудагы территорияләрне карап тотуга, урамнарны кардан чистартудан алынган калдыклар белән эш итүгә, каты көнкүреш калдыклары полигоннарын төзекләндерүгә һәм эксплуатацияләүгә, алар янәшәсендәге территорияләрне карап тотуга карата СанПин таләпләренең актуальләштерелгән таләпләре кулланыла башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International