Биектау районы Дөбъяз авылының «Гөлчәчәк» балалар бакчасында «Планетаны чүп-чардан чистартыйк» дигән темага чара узган. Балалар һәм өлкәнрәкләр йорт калдыкларын ничек дөрес сортларга аерырга, табигатьтә калдырылган чүпнең әйләнә-тирә мохиткә ни белән янарга мөмкин булуы һәм ничек итеп чын экосакчы булырга кирәклеге турында сөйләгәннәр. Шул ук вакытта балалар шигырьләр сөйләгән, җырлар җырлаган һәм бию номерлары күрсәткән.
Бүгенге көндә балалар бакчасында 140 бала бар. Һәм экологик тәрбия биредә – иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Балалар бакчасы «Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасында катнаша, учреждениедә калдыкларны аерым җыю почмагы һәм балаларга экологик тәрбия бирү сыйныфлары булдырылган. Барлык реквизитлар, шул исәптән контейнерлар, шулай ук күргәзмә әсбаплар тәрбияләнүчеләрнең һәм аларның ата-аналарының үз көче белән, максималь экологик юнәлешле һәм икенчел чималны җәлеп итеп, эшләнгән.
Бу юлы чираттагы экологик чараның кунаклары – «ПЖКХ» ИК төбәк операторы вәкилләре булган. Алар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга калдыкларны кая алып китүләре, аларны ничек сортларга аерулары һәм җитештерү масштабында икенчел чималдан нәрсәләр эшләнгәнлеге турында сөйләгәннәр.