Лениногорск районында стихияле чүплекнең нәтиҗәләрен бетерәләр. Хокук бозучыларның эшләре судка тапшырылган

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә эшчәнлек алып баручы 11 төзелеш оешмасы намуссыз транспорт компаниясе корбаны булган. Шәхси затлар – камазчылар хезмәтеннән файдаланып, барлык калдыкларны Лениногорск районының Писмән авыл җирлеге территориясендә, туфракка ташлаганнар. Законсыз чүплекләрнең гомуми мәйданы 3900 кв. метр тәшкил итә, закон бозу очраклары узган елда ук ачыкланган.

«Төзелеш калдыклары өченче затка тапшырылса да, аларны куркынычсыз утильләштергән өчен калдыкларның милекчесе җавап бирә – бу очракта бу – төзелеш оешмалары. Аларга карата административ эш кузгатылды», – дип аңлатты ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы Ригина Рәфагетдинова. Калдыкларның милекчесе булган предприятиеләргә шулай ук ташландыкларны бетерү кирәклеге турында кисәтүләр җибәрелгән, рекультивация чаралары күрелмәгән очракта, оешмаларга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 ст. 1 өлеше нигезендә 400 мең сум күләмендә административ штраф яный.

Хәзерге вакытта, эколог хәбәр иткәнчә, кишәрлекне чүп-чардан чистарту чаралары ике предприятие тарафыннан гына күрелгән – 276 куб.метр калдык чыгарылган, калган төзелеш компанияләре буенча административ эшләр Әлмәт шәһәр судында һәм ТР Югары судында карала.

Калдыкларны ташлаган КамАЗ шоферлары шулай ук Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш, аларның һәркайсына әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплауга 160 мең сум күләмендә дәгъва белдерелгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International