Казанда «Экология» илкүләм проекты – балалар карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Конкурсны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге оештырды.  

Исегезгә төшерәбез, конкурс 2020 елның 1 сентябреннән 20 декабренә кадәр 6 номинация буенча үткәрелде: «Су – яшәү чыганагы», «Бөек ана - Идел», «Татарстанның яшел йөрәге», «Без - чиста Татарстан яклы», «Эко-утилизация», «Чиста ярлар». Конкурста катнашу өчен 1500 артык рәсем һәм 250 практик юнәлешле проект тәкъдим ителгән.

Балаларны лаеклы җиңүләре белән бүген республиканың дәүләт органнары җитәкчеләре котлады, алар арасында ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов та бар иде. «Яшьләр – безнең таяныч, үзләренең энергиясе һәм таланты белән конкрет нәтиҗәләргә ирешергә, проектлар һәм программаларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәләр. Экология министрлыгы, әйләнә-тирә мохит торышы өчен җаваплы дәүләт структурасы буларак, яшь буын вәкилләренә барлык башлангычларда да ярдәм итәргә әзер», – дип билгеләде ул.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 18 проект һәм 18 рәсем авторларына дипломнар тапшырылды. Призерлар исемлеге белән Кушымтада танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International