Казан шәһәренең 4 нче гимназиясенең экоүзәгендә укучыларга бүген татар телендә «Яшел сукмак» дигән беренче әсбаплар тапшырылды

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

«Эковесна2021» республика акциясе старт алган көнне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, «Татармультфильм» иҗат берләшмәсе һәм Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлекчәсе вәкилләре белән берлектә, Казан шәһәренең 4 нче гимназиясендә 1 нче сыйныф укучылары янында кунакта булдылар.

«Бездәге табигать – искиткеч, елгалар һәм күлләр күп, шулай ук төрле хайваннар һәм үсемлекләр яши. Бүген без Сезгә республика табигате белән якыннанрак таныштырачак уку әсбапларын бүләк итәбез», – дип билгеләп үтте презентация барышында «Татармультфильм» консультанты, КФУ профессоры Илгизәр Рәхимов.

«Татармультфильм» белән берлектә эшләнгән «Яшел сукмак» методик кулланмалары 2019 елда рус телендә нәшер ителгән «Зеленая тропа» эш дәфтәрен чыгаруның дәвамы булды. «Якын арада республиканың барлык экоүзәкләре эш дәфтәре алачак, Татарстанда алар барлыгы 103», – дип хәбәр итте ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик белем бирү бүлеге җитәкчесе Ольга Артемьева.

Беренче сыйныф укучылары өчен бүген яшь натуралистлар сафына багышлау да сюрприз булды. Балаларга рюкзак, кепка, яулык, значок, көндәлек – әйләнә-тирә мохитне өйрәнү өчен кирәкле бөтен нәрсәне бүләк иттеләр. Укучылар, үз чиратында, өлкәннәрне үзләренең чыгышлары белән сөендерде һәм спикерларга бүләк иткән хис-тойгылары өчен рәхмәт белдерделәр.

Мондый экологик дәресләр бүген Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International