ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

«Табигать – бәһасез бүләк» – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда экология дәресе уздырган.

Ел башыннан бирле Республика иҗтимагый экология кабул итү системасына 2596 мөрәҗәгать алынган.

Аларның 484се – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.


28
май, 2021 ел
җомга

Оешма җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә таләпләрне үтәмәгән, атап әйткәндә, атмосфера һавасына зарарлы матдә чыгаруның рөхсәт ителгән чик нормативлары үтәлешен контрольдә тотмаган. «Бу күзәтчелек һәм контрольлек итүче органнар тарафыннан кисәтүләрнең бер өлеше генә», – дип хәбәр иттеләр Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе хезмәткәрләре.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча «Гринта» төбәк операторы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән, калдыклар белән эш итү буенча уку әсбабы чыгарды.  Басма Россия Табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән «РФдә калдыклар белән климатик нейтраль эш итү» Россия-Германия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә дәресләр үткәрү өчен нигез булачак.


27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков видеоконференцэлемтә буенча Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышында катнашты.

Эшчәнлеге РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган Россиянең «яшел» югары уку йортлары ассоциациясе «Тере Идел» кейслар көрәше» бөтенроссия конкурсының уздырыла башлавы турында игълан итте.

Бүген ведомствода белгечләрне COVID-19 каршы вакцинацияләү эше дәвам итте. Препарат сыйфатында «Спутник V» ике компонентлы вектор вакцинасы кулланылды. Башта хезмәткәрләргә антитәнчекләргә анализ ясалды, аннары кирәкле документларны тутырып, прививка процедурасы үткәрелде.


26
май, 2021 ел
чәршәмбе

Лениногорск районының Яңа Шөгер торак пунктыннан 2 км көньяктарак Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларын санкцияләнмәгән урнаштыру очрагына тап булганнар. Чүплекнең мәйданы 1000 кв.метр тәшкил иткән. Чүп арасыннан накладная документлары табылган. Экологларның әйтүенчә, калдыкларның Бөгелмә шәһәреннән китерелгән булуы ихтимал.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистай районына инспекция ясаган. Чистай шәһәре территориясен тикшерү барышында 100 кв.метр мәйданлы санкцияләнмәгән чүплек урыны ачыкланган, күләме – 10 куб. метр.

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районының Столбищи авылы һәм Кече Кабан авылы арасында өч санкцияләнмәгән чүплеккә тап булган. Җир кишәрлекләрен тикшерү санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән. Барлык чүплекләрнең гомуми мәйданы – 254 кв.метр, күләме – 42 куб. метр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International