Электр двигательләрен ремонтлау белән шөгыльләнүче компания 300 мең сум күләмендә штраф түләгән

2021 елның 28 мае, җомга

Оешма җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә таләпләрне үтәмәгән, атап әйткәндә, атмосфера һавасына зарарлы матдә чыгаруның рөхсәт ителгән чик нормативлары үтәлешен контрольдә тотмаган. «Бу күзәтчелек һәм контрольлек итүче органнар тарафыннан кисәтүләрнең бер өлеше генә», – дип хәбәр иттеләр Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе хезмәткәрләре.

Компания Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1, 8.2, 8.21 статьяларында каралган административ хокук бозулар кылуда гаепле дип табылган. Штрафларны түләмәү сәбәпле оешманың башкарма документлары суд приставларына тапшырылган. Казан шәһәренең Совет районы буенча 1 нче суд приставы фирмадан акча түләттерү турында карар чыгарылган һәм күчемсез мөлкәткә карата теркәү эшләрен башкаруга чикләү куелган.

Хәзерге вакытта компаниянең бурычы тулы күләмдә түләнгән, өстәвенә, башкарма документ таләпләрен вакытында үтәмәгән өчен башкарма җыем түләнгән, аның күләме – 50 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International