Ел башыннан экологлар гражданнарның 2596 мөрәҗәгатен караган

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Ел башыннан бирле Республика иҗтимагый экология кабул итү системасына 2596 мөрәҗәгать алынган.

Аларның 484се – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.

Экологлар тарафыннан «Халык контроле» системасы буенча алынган 538 хәбәр, электрон почта, Министрлыкның «кайнар линия» телефоны һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша килгән 780 белдерү каралган. Гражданнарны шәхси кабул иткәндә һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 794 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет-кабул итү системасы аша: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- +79872169779 номерына WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары буенча;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International