Лаеш районында өч чүплек бетерелгән

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районының Столбищи авылы һәм Кече Кабан авылы арасында өч санкцияләнмәгән чүплеккә тап булган. Җир кишәрлекләрен тикшерү санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән. Барлык чүплекләрнең гомуми мәйданы – 254 кв.метр, күләме – 42 куб. метр.

Хәзерге вакытта Зур Кабан авыл җирлеге тарафыннан территорияләр тәртипкә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International