Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистай районына инспекция ясаган. Чистай шәһәре территориясен тикшерү барышында 100 кв.метр мәйданлы санкцияләнмәгән чүплек урыны ачыкланган, күләме – 10 куб. метр.
Хәзерге вакытта Чистай районы башкарма комитеты әлеге урынны тиешле санитар хәлгә китергән.