ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләренә вакцинация дәвам итә

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ведомствода белгечләрне COVID-19 каршы вакцинацияләү эше дәвам итте. Препарат сыйфатында «Спутник V» ике компонентлы вектор вакцинасы кулланылды. Башта хезмәткәрләргә антитәнчекләргә анализ ясалды, аннары кирәкле документларны тутырып, прививка процедурасы үткәрелде.

Барыгызны да вакцинация узарга чакырабыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International