Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Югары Ослан районының Шеланга торак пункты территориясендә биналарны сүтү калдыкларыннан чүплек өеменә тап булган. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы – 90 кв. метр, күләме – 15 куб. метр.
Бүген ТР Экология министрлыгында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Германия Федератив Республикасының Казандагы мактаулы консулы Арно Шайер белән очрашты. Яклар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләрен карады.
Бүген «Татарстан – 24» телеканалының «Чистый Татарстан» тапшыруында республикада яшь натуралистлар хәрәкәтенең ничек үсүе, аларның нинди бурычлар куюы һәм алар сафларына ничек керергә кирәклеге турында фикер алышыначак.
2021 елның 3 маеннан 31 августына кадәр социаль ипотека программасы буенча торак алу конкурсының гариза тапшыру кампаниясе бара.
Әйләнә-тирәлеккә йогынтыны уртак экологик проектларны гамәлгә ашыру аша киметергә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков «Сбербанк» ГАҖнең «Банк Татарстан» бүлекчәсе вәкилләре белән очрашты.
Санитар-экологик икеайлык тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, республика территориясен чистарту буенча чаралар 1 апрельдә башланган иде һәм 31 майга кадәр үткәрелде. Ике ай дәвамында муниципаль берәмлекләр, табигать саклау хезмәтләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар, битараф булмаган халык санитар-экологик тәртип урнаштыру буенча эш алып барды.
Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе адресына «Халык контроле» системасы аша Тукай районының «Колосок» бакчачылык ширкәте территориясендә рөхсәтсез чүплек булуы турында гражданнардан мөрәҗәгать алынган.
Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында Лаеш районының Сокуры авылы территориясендә җитештерү һәм куллану калдыкларыннан барлыкка килгән чүплеккә тарыган. Санкцияләнмәгән рәвештә урнаштырылган калдыклар урыны 3200 кв.метр тәшкил иткән, күләме – 147 куб м.
Санитар экология икеайлыгы кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Азнакай районына инспекция ясалган. Урсай авылы территориясен тикшерү барышында гомуми мәйданы 620 кв.м. булган каты көнкүреш калдыкларын санкцияләнмәгән урнаштыру очрагы ачыкланган, аның күләме 120 куб. метр тәшкил иткән.
В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты диварларында Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан Экологик фәнни-гамәли һәм тикшеренү эшләре буенча «PRoЭКо» республика конкурсы һәм «EcoSkills» республика һөнәри юнәлеш конкурсының турыдан-туры катнаша торган этаплары узды.