Экологлар Лениногорск районында 1000 кв.метр мәйданлы чүплек булуын ачыклаган. Урында документлар табылган

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Лениногорск районының Яңа Шөгер торак пунктыннан 2 км көньяктарак Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларын санкцияләнмәгән урнаштыру очрагына тап булганнар. Чүплекнең мәйданы 1000 кв.метр тәшкил иткән. Чүп арасыннан накладная документлары табылган. Экологларның әйтүенчә, калдыкларның Бөгелмә шәһәреннән китерелгән булуы ихтимал.

Билгеләнмәгән затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспорт белән күчергәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яисә зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») административ тикшерү кузгатылган. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International