5-10 яшьлек балалар өчен калдыклар белән эш итәргә өйрәтә торган яңа уку әсбаплары чыгарылды

2021 елның 28 мае, җомга

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча «Гринта» төбәк операторы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән, калдыклар белән эш итү буенча уку әсбабы чыгарды.  Басма Россия Табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән «РФдә калдыклар белән климатик нейтраль эш итү» Россия-Германия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә дәресләр үткәрү өчен нигез булачак.

Уку әсбабы эш дәфтәре форматында, аның ярдәмендә укучылар күп кенә кызыклы әйберләр турында белеп, булган белемнәрне тикшерү өчен тест биремнәрен дә үти алачак. Төп темалар арасында калдыкларны сортларга аеру, икенчел чималны куллану, чүп эшкәртү.  Кайбер бүлекләр уеннар һәм өйрәтә торган мультфильмнар һәм видеороликларга сылтамалар белән тулыландырылган.

 «Әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш культурасын кече яшьтән үк үстерү яхшырак. Өлкәннәр өчен яшәү рәвешен үзгәртүе авыррак. Нәкъ менә шуңа күрә «Гринта» инде өченче ел Татарстанның көнчыгыш зонасындагы белем бирү учреждениеләрендә ачык экология дәресләре үткәрә. Безнең компания белгечләре балаларны уен формасында калдыклар белән эш итү кагыйдәләренә һәм акыллы куллану мөһимлегенә өйрәтә», – дип билгеләп үтте  «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко.

Яңа уку әсбаплары буенча дәресләр Татарстан Республикасында  «Экологик сәясәт һәм мәдәният үзәге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International