Эшчәнлеге РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган Россиянең «яшел» югары уку йортлары ассоциациясе «Тере Идел» кейслар көрәше» бөтенроссия конкурсының уздырыла башлавы турында игълан итте.
Конкурс кысаларында студентлар илнең төп су артериясенең пычрану проблемасын гамәлдә хәл итү чишелешләрен эшләүдә үз көчләрен сынап караячак һәм приз оту мөмкинлеген алачак.
Моның өчен 2021 елның 22 июненә кадәр:
- команда җыярга (10 кешегә кадәр);
- конкурсның кейсы-живаяволга.рф сайтында теркәлергә;
- бер яисә берничә кейс сайларга;
- чишелеш эзләп табарга һәм 22 июньгә кадәр конкурс сайтына кертергә кирәк.
Проблемаларга тирән анализ ясау һәм чишелешләр эшләүгә системалы якын килүне күрсәткән өч команда конкурс партнерларыннан бүләкләр алачак. Иң яхшы идеяләр Идел буенда урнашкан шәһәрләр администрацияләренә тормышка ашыру өчен тәкъдим ителәчәк. Барлык катнашучылар да дипломнар алачак.
Конкурс Россиядә «Россиянең яшел вузлары» программасы белән берлектә «Безнең белән уртаклаш» Coca-Cola гомумроссия программасының студентлар юнәлеше кысаларында уза.
Тулырак мәгълүмат әлеге телефон буенча: +7 (953) 184-95-54. Екатерина Олейник, «Россиянең яшел вузлары» программасы координаторы, e-mail: e.olejnik@eca-planet.com