Зеленодольск мәктәп укучылары яңа белемнәр алган

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

«Табигать – бәһасез бүләк» – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда экология дәресе уздырган. Экологлар балаларга табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге, көнкүрештә пластик куллануны киметү, чүп-чар җыю һәм эшкәртү ысуллары турында сөйләгән. Балалар Зеленодольск районында кайсы хайваннарның һәм үсемлекләрнең Кызыл китапка кертелгән булуы турында белгән. Чарада актив катнашкан өчен идарә хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләргә татар телендә «Яшел сукмак» дигән өйрәнү әсбапларын тапшырган. Очрашу азагында, укучылар көче белән җыелган батареяларны педагоглар алга таба эшкәртү өчен экологларга тапшырган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International