ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Экологлар Баулы районының Кызыл Яр авыл җирлегендә лицензиясез ком чыгару фактына тап булган. 


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

«Экология» илкүләм проектын тормышка ашырырга булышу, экологик эшкуарлыкка этәргеч бирү, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендәге экология проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект-программаларны үстерү – «Инновацияле бизнес-навигатор» 2021 проектының максатлары шуннан гыйбарәт.

Узган ялларда Балтач районының Борбаш авылында «Татарстанда чиста булачак!» дип исемләнгән экология бәйрәме узды. 2021 елдагы беренче чара XIV республика мөселман балалар сабантуе кысаларында оештырылган.

Узган ялларда Казанның Зәңгәр күл территориясендә узган өмәдә 60 артык кеше катнашты. Акциядә А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары,  «Байтик» савыктыру-белем бирү комплексы волонтерлары, шәһәр халкы һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.


23
июль, 2021 ел
җомга

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, транспорт чараларын токсиклык нормаларын арттырып эксплуатацияләү очракларын ачыклау буенча рейд үткәрде. М7 федераль трассасында «Малиновка» ЮХИДИ посты белгечләре тарафыннан 220 автомобиль тикшерелде, аларның 5се таләпләргә туры килми иде. 

Казан шәһәре Совет районының 394 нче балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экологик чара үткәрелгән.

2021 елның 28 июлендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Россиянең һәм якын чит илләр чигендә урнашкан территорияләрдә хайваннарның сирәк төрләрен саклау буенча уртак проектларны үтәүдә үзара хезмәттәшлек итү форматаларын билгеләү мәсьәләләренә багышланган «Ак барсны саклау буенча уртак табигать саклау проектларын гамәлгә ашыру перспективалары» темасына түгәрәк өстәл булачак. 


22
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Табигый фәннәр академиясе 2021 елгы «EcoWorld» Халыкара экологик премиясе лауреаты исеменә конкурс уздыра.

Тэги: Competition

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасының климат сәясәте һәм декарбонизацияләү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы булып узды. 

25 июль көнне Балтач районының Борбаш авылында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә «Татарстанда чиста булачак!» дигән экология бәйрәме узачак. Исегезгә төшерәбез, экология бәйрәмнәре Россия Федерациясе Президенты грантын алу кысаларында үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International