«EcoWorld»-2021 Халыкара экологик премиясендә катнашырга чакырабыз

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Россия Табигый фәннәр академиясе 2021 елгы «EcoWorld» Халыкара экологик премиясе лауреаты исеменә конкурс уздыра. Премия әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлек тәэмин итү, шулай ук XXI  гасырда тотрыклы үсешкә юнәлдерелгән башка экология эшчәнлегендәге алдынгы казанышлар өчен иҗтимагый бүләк булып тора.

Конкурсны үткәрү экологик сәясәт үсешенә, халыкның экологик белем дәрәҗәсен күтәрүгә, экологик фәнне үстерүгә, экологик чиста технологияләр иңдерүгә, халыкның сәламәтлеген яхшыртуга һәм биологик төрлелекне саклауга ярдәм итү өчен юнәлтелгән.

Конкурста катнашучыларны сайлап алу тәкъдим ителгән проектларны, программаларны һәм акцияләрне гамәлгә ашыруны раслый торган гаризалар һәм документлар нигезендә гамәлгә ашырыла.

Конкурс номинацияләре:

1. Экологик сәясәт һәм әйләнә-тирә мохит;

2. Экологик белем бирү, агарту һәм мәдәният;

3. Экологик эшләнмәләр, ресурсларны саклау һәм калдыксыз технологияләр;

4. Экологик куркынычсыз товарлар һәм азык-төлек продуктлары;

5. Экология һәм кеше сәламәтлеге;

6. Азкатлы торак төзелешендә, агач йорт төзелешендә экологик куркынычсыз технологияләр һәм материаллар;

7. Ландшафт дизайны һәм архитектура чишелешләре, пейзаж рәсеме, ландшафт-парк дизайны, архитектура;

8. Биологик төрлелекне һәм табигый ландшафтларны саклау.

Конкурска гаризаларны 2021 елның 31 октябренә кадәр җибәрергә кирәк.

Премияне гамәлгә куючы - «Россия Табигый фәннәр академиясе» иҗтимагый оешмасы.

Тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча күчеп алырга мөмкин:  https://raen.info/activities/proekty4-mezhdunarodnaja-ekologicheskaja-premija-ecoworld.html, е-mail: prezidiumraen@yandex.ru һәм тел.: +7 495 954-26-11.

Тэги: Competition
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International